Логотип Казан Утлары
Шигърият

Днепрны кичү

Су төбеннән җыеп алып саный калсаң, Тере күпер булыр иде, тезеп салсаң...

«Сож, Десна, Днепр елгалары аша күперләр салганда, сапёрлар 8әр, 24әр, 36шар сәгать  судан чыкмый эшли...»

Владимир Поляков

Үкереп тә, ажгырып та туплар ява,

Җире-күге актарылып, өскә ава,

Кара төтен, кара болыт – бармы дәва? –

Төкәндеме барасы юл, сулар һава?

Койган канның чамасы юк, чарасы юк,

Елгаларның, кире якка агасы юк.

Максатның да башкасы юк, сеңгән аңга:

Баш ярылып, күз чыкса да – каршы ярга!!!

Артка юл юк. Ватан-ана алга дәшә.

Ак сөлгесен билгә салып, ил көрәшә:

«Җиңү өчен! Ватан өчен! – фәкать алга,

Днепрны даёшь! – диеп, – бүген таңда!»

...Чыгарырга елга аша техниканы,

Танкларны, пулемётын, сырхау-сауны

Күпер кирәк! Күпер кирәк, булмый салда,

Тынычлану табар йөрәк бәлки валда.

Киң елганы иңләп, күпер салу өчен

Һәрбер солдат урман кисә, мин дә кисәм.

Ут яңгыры... – егылалар урман белән...

Ә мин исән, әле... исән... – урман кисәм...

Субайларны кул көченнән кага-кага,

Үзебез ат, трактор да, арба, чана,
Миномётчы – балта остасы, сапёр, монтёр,

Ездовое су астында водолаз да...

Киң һәм тирән ике як яр тоташканчы

Көннәр үтә, төннәр үтә, атна үтә,

Ә дошманга әзер юлны юк итәргә

Самолёттан бомба чөеп төк(е)рү җитә...

...Җан ярсуы белән җыеп соңгы көчне,

Күренмәслек итеп өстән нәфрәт-үчне,

Манёврлар уйлап табып, яңа күпер –

Су өстеннән ярты метр түбән үтте...

Ул көннәрдә кеше башы күргәннәрне,

Кичү өчен күпме корбан бирелгәнне,

Су төбеннән җыеп алып саный калсаң,

Тере күпер булыр иде, тезеп салсаң...

Тарихында Бөек Ватан сугышының

Батырлыкта тиңдәше юк ноктасы бу.

Геройлары, орденлысы күп булса да

Елъязманың тәмугка тиң кыйссасы бу!
 

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев