Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дисбеләр

Ит алырга кайткан шагыйрь яшьти Авылына – ике дус белән. Итен белмим, әмма авылдан ул Алып килгән иске дисбеләр! –

Ит алырга кайткан шагыйрь яшьти

Авылына – ике дус белән.

Итен белмим, әмма авылдан ул

Алып килгән иске дисбеләр! –

Моның берсе – Шәкүр каракныкы!

Нинди затлы! Кара син аңа!

Бусы – Закир хәзрәтнеке! – диеп,

Бүләк итте берсен миңа да.

– Шәкүр карак?! Китче! Шыттырмале!

Сөйләмә син юкны, булмасны!

Закир хәзрәт, дисең... Анысы кем?

– Әткәсе ул – Фәтхи Бурнашның!

Яшьтигә мин бик ышанып бетмим:

Шаярта ич, димен, дус минем...

Ә шулай да кулда әйләндерәм

Закир хәзрәт тоткан дисбене...

...Шулчак яшьти кинәт гаип булды.

Ә мин... күзне ачып... уяндым... 

– Бу төш кенә булган икән бит! – дип,

Мин, әлбәттә, гаять куандым.

Иң гаҗәбе: кулда дисбе иде.

Каян килгән миңа – белгән юк...

...Бүген иртән яшьти шалтыратты:

Ит алырга кайтып килгән ул.
 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев