Логотип Казан Утлары
Шигърият

Dior

Бу дөнья шундый үз сиңа! – Dior иннеге сыман.

Бертуктаусыз нур коела,

Күзгә керә тузаны...

Әллә купты күк гөмбәзе,

Әллә түбә кузгалды.

Җил тисә дә җимерер, дип,

Суларга кыенсынам:

Бу дөнья шундый үз сиңа! –

Dior иннеге сыман.

Менә мин – ихтыярыңда,

Барсын ал – җаным, көчем,

Бит очымда ялкын эзе

Кабарып калсын өчен.

Җил тисә дә җимерер, дип,

Суларга кыенсынам:

Бу дөнья шундый үз сиңа! –

Dior иннеге сыман.
Офыкларны югалткандай

Карама ачуланып.

Аңлаешсыз башланса ни! –

Ахыры ачык аның:

Җил тисә дә җимерелми

Калгачтын, җиңел сулап,

Син мине сөртеп алырсың –

Dior иннеге сыман.

Бертуктаусыз нур коела,

Күзгә керә тузаны...

Бары купты күк гөмбәзе,

Бары түбә кузгалды.

Җил тисә дә җимерер, дип,

Суларга кыенсынам:

Бу дөнья шундый үз сиңа,

Бар галәм шундый үз сиңа! –

Dior иннеге сыман.
 

Фото: unsplash

"КУ" 12, 2022

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев