Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диңгез

Син улыйсың, диңгез, әйдә, ула шулай – Син улаган саен ...мин тыныч.

Учларыңда, диңгез, ташлар уйнатасың,

Син дулыйсың, гүя ачулы,

Әйдә, дула, диңгез, миңа шуннан рәхәт,

Дулкын баса йөрәк ярсуын.

Бер карасаң, дәһшәт, диңгез үрә баскан,

Күк йөзе дә кара, куркыныч.

Син улыйсың, диңгез, әйдә, ула шулай –

Син улаган саен ...мин тыныч.

Үзенә бер сихри рәхәт бар давылда,

Кайный дөнья, җанда – тантана!

Тәңре кодрәтендә ике халәт бергә,

Диңгез дулый – күңел шатлана...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев