Шигърият
Димәк...
Кояш көлеп, җиргә караса...
Кояш көлеп, җиргә караса,
Карның чәчен җилләр тараса,
Кошлар матур итеп сайраса,
Сыерчыклар оя сайласа,
Гөрләвекләр кинәт абынса,
Юллар энҗе-элпә ябынса,
Очкын чәчкән күзләр ут янса,
Күңел бәхет-шатлыктан тулса,
Йөрәк изге эшкә омтылса...
Димәк, җиргә тагын яз килгән,
Кырыс кыш та инде җиңелгән,
Җиңелүдән башы иелгән,
Бөтен җиһан моңа сөенгән,
Җылылыкка Галәм тиенгән,
Кызлар яз күк купшы киенгән,
Барсы күркәм, гүзәл күренгән.
Язбикәбез көлемсерәгән,
Нурларына дөнья төренгән.
"КУ" 8, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев