Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диңгездә

Каршы искән диңгез җилләренең Тозларына хәтле татлыдыр.

Исерек дулкын кыйный корабльне,

Бу дулкыннар

Кәбестә күк ничә катлыдыр?

Каршы искән диңгез җилләренең

Тозларына хәтле татлыдыр.

Мәңгелекнең кыл уртасын кисеп,

Фарватердан бара кораблар...

Диңгезченең ныклы ышанычы –

Фәкать алга таба карап бар.

Үзебезнең татар бугазын да,

Тын океан киңлекләрен дә, –

Кичә алар, штурвалны кысып,

Аягүрә баскан хәлендә.
 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев