Логотип Казан Утлары
Шигърият

Диңгез, диңгез...

Һич тә аңлашмаган гашыйклар күк, Китәлмичә торам ярыңнан. Китәлмичә торам. Минем дә бит Уем – тирән, уем – шаулы җыр.

Диңгез, диңгез...

Мин әле бу тагын,

Җеп тә өзәр хәл юк. Арылган.

Һич тә аңлашмаган гашыйклар күк,

Китәлмичә торам ярыңнан.

Китәлмичә торам. Минем дә бит

Уем – тирән, уем – шаулы җыр.

Төпләреннән һаман калкан кебек

Калкып чыга, чыга туган җир.

Күңел барыбер кайта үз ярына,

Җир тетрәсен, дөнья ярылсын.

Туган якның болын-тугайларын

Яраталырмынмы икән соң?!

Алып китим әле дулкыннарның

Тынмас шавын салып җаныма.

Шаулар алар кушылып туган якның

Олпат имәннәре шавына.

Диңгез, диңгез...

Без әйтерсең игез.

Бер анадан, бер үк карыннан.

Һич тә аңлашмаган гашыйклар күк,

Китәлмичә торам ярыңнан...

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев