Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дигән идек

Колхоз бетте, тик маллары гына Күчә китте зуррак кулларга. Каберләрен әби-бабаларның Белмәүчеләр калды дөньяда.

Һәрбер совхоз,
Һәрбер гигант колхоз
Яшәү көче безгә бирәчәк!
Һ.Такташ

Дигән идек. Уртак малны җыеп
Уртак көчләр белән төзелгән
Колхоз бетте. Юк, зарланмыйм!
Безгә диңгез чыпчык тезеннән.
Төзи-сүтә, вата һәм җимерә –
Шунсыз мөмкин түгел вазгыять!
Кичә шайтан суын иптәш иткән
Намаз укый. Йәгез, бер аять...
Мәчетләрне торгыздык һәм сүттек,
Манарасын кистек утынга.
Әле һаман шуның белән мәшгуль –
Урын җитми намаз укырга.
Күптән инде колхозларны
Дус-ишләргә бүлеп тараттык.
Базар икътисады дия-дия,
Башка төсле байрак кадаттык.
Ә хәл-әхвәл һаман шул тирәдер.
Һаман шул ук йөзле кешеләр.
Шөкер итеп яшәүчеләр шактый,
Сүз әйтмәүче, безнең ишеләр.
Колхоз бетте, тик маллары гына
Күчә китте зуррак кулларга.
Каберләрен әби-бабаларның
Белмәүчеләр калды дөньяда.
Колхоз бетте. Җирләр хәллерәктә,
Басу-кырлар, иген, икмәк тә.
Авыл кешесенең кадере бетте,
Шәһәрләштек инде кирәккә.
Авыл бетте. Юк, юк, авыллар бар!
Тик бетәргә ерак калмаган.
Авылында яшәп калучыны
Заман шаукымы да алмаган.
Бөтен өмет, бар ышаныч шунда –
Килер безгә матур киләчәк!
Колхозлары бетсә, авылы калсын
Бар дөньяга икмәк игәчәк.
Бетте колхоз! Яшәр көчне безгә
Колхоз бирмәгән лә ләбаса!
Ватып-җимермичә яши белми.
Халкы шундый. Холкы. Зараза!

З ө һ р ә  Р а м а з а н о в а

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев