Логотип Казан Утлары
Шигърият

Декабрьнең бере

Юк бакчада гөлләр, юк агачта бөре. Урамымда – ак кыш. Декабрьнең бере.

Юк бакчада гөлләр, юк агачта бөре.

Урамымда – ак кыш. Декабрьнең бере.

Тып-тын калган дөнья. Тып-тын калган.

Тере. Дөнья буйлап йөри декабрьнең бере.

Ничек кыш гел ак соң? Нидә икән сере?

Кояшы да ап-ак. Декабрьнең бере.

Серен ачар иде, юк кышларның теле.

Дәшми генә тора декабрьнең бере.

Килеп бара ак кыш. Адымнары эре.

Бүген әле бары декабрьнең бере. 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев