Давыл

Көн кояшлы иде, тыныч иде,
Кинәт купты давыл-ураган.
Монда килгәнче үк бу ураган
Күп җирләрне ярсып ураган.
Күпме афәт, бәла-каза салды,
Нәфсесе зур, бер дә тыймады.
Әрсез кунак кичтән килгән иде,
Төн буена армый дулады,
Ач бүреләр кебек улады.
Котыптан ук килгән идеме ул,
Килгән идеме соң Уралдан?
Һәр сулышы аның зур афәтләр,
Фаҗигалар белән уралган.
Тамырлары белән куптарылып,
Елый-елый ауды тирәкләр.
Йортның түбәләрен йолкыганда,
Ничек ярылмады йөрәкләр?
Агач баскан җиңел машиналар
Рәнҗеш белән карый күкләргә.
Җил сызгыра, котырына давыл,
Кая карасаң да – күк пәрдә.
Кем дә белми (әле ярый белми!)
Язмышында ниләр күрәсен.
Кое баганасы сытып керде
Былтыр япкан мунча түбәсен.
Сабыр инеш чыкты ярларыннан,
Урамнарга сыймый ташыды.
Чираттагы гаярь туфанмы бу,
Әллә ахырзаман башымы?
Шушы төндә – сәбәпчесе давыл –
Әйтә алмады мәзин азанны.
Әй Илаһым, гөнаһыбыз өчен
Бу давылың безгә җәзамы?

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: