Логотип Казан Утлары
Шигърият

Давыл

И кеше, никадәр тырышып, тырмашып көрәш тә... Барыбер табигать көчлерәк.

Көчле җил...

Актара тамырдан –

Авадыр агачлар.

Түбәләр каера.

Ватыла, ишелә

Диварлар.

И кеше,

Никадәр тырышып,

Тырмашып көрәш тә...

Барыбер табигать көчлерәк.

Ә кеше

Кырдагы бер башак

Төслерәк...

 

"КУ" 9, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев