Логотип Казан Утлары
Шигърият

Давыл тынар

И кадерле, газиз авылдашлар, Китәсез лә безне елатып.

Кем китсә дә, йөрәк сыкрап кала,

Булмый җанны, булмый юатып.

И кадерле, газиз авылдашлар,

Китәсез лә безне елатып.

Ничек ярдәм итик сиңа, авыл,

Яшәртергә сине ничекләр?!

Күгәненнән каерыла язып,

Әрнеп елый, әнә, ишекләр.

Капкалар да үксеп ябылалар,

Киң урамнар кала бушанып.

Гөрләп торган чагың узганына

Булмый һич тә, булмый ышанып.

Чор бураны өермәләр булып,

Дулап йөри авыл эчендә.

...Авыл уртасында иркен йортта

Бала елый бөтен көченә.

Давыл тынар, якты өмет кебек

Ишәерләр беркөн балалар.

Авылыбызны саклап калыр өчен,

Җаны барлар кире кайталар.

 

"КУ" 04, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев