Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чүлнең уртасында чүлмәк таптым

Аллаһ биргән, бар да – Аллаһ ирке, Комның бөртеге дә – Аның милке.

Чүлнең уртасында чүлмәк таптым,

Коры-сары җыйдым, учак яктым.

Чүлмәк эче ризык белән тулган,

Мин курыкмыйм аны югалтудан.

Аллаһ биргән, бар да – Аллаһ ирке,

Комның бөртеге дә – Аның милке.

Җитә безгә, җитә һәммәсе дә!

Ә тормышның асыл мәгънәсенә

Төшенергә һәрчак вакыт җитми,

Яшәү матурлыгын гомер чикли.

Аллаһ шөкер, кияр күлмәгем бар,

Сөбханаллаһ, балчык чүлмәгем бар!..

Чүлмәк эче нигъмәт белән тулган,

Һич курыкмыйм аны югалтудан!

Берсе китсә, икенчесе килер,

Аллаһ хозурында – безнең өйдер. 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев