Логотип Казан Утлары
Шигърият

COVID

Ходай кулында бар тормышыбыз: Вирус – бары Остаз коралы.

Бар дөньяны тезләндерә алды.

Курку салды һәрбер йөрәккә.

Бу вакыйга ялгыш, дисезме сез?

Ә минемчә, бары кирәккә.

Хәрәкәт тә җирдә туктап калды.

Алыш-биреш юлы өзелде.

Бәхетеңне кәҗә сөзсә, диләр,

Күпләр өчен, ахры, сөзелде.

Бөекләрне җиргә төшерде дә,

Сүзсез итте оста телләрне.

Тагын кем бар буйсындыра алган

Шәһәрләрне түгел, илләрне?

Һәр кешене тигез итте дә ул,

Биетте дә тик бер кубызга.

(Кемнәргәдер гомер кирәк түгел,

Куркытадыр бары «сыбызгы»...)

Кемдер хәзер акча санавында,

Ә кемнәрдер гомер сорады...

Ходай кулында бар тормышыбыз:

Вирус – бары Остаз коралы.
 

"КУ" 02, 2022

Фото: архив

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев