Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чынбарлыктан аерылдык тамы...

Тормыш – читлек, ләкин безнең заман – Читлек эчләрендә читлекләр. Белеп булмый, кем соң якын дустың... Битлек өсләрендә битлекләр.

Чынбарлыктан аерылдык тамы,
Чын булмаган якка киттекме?
Әллә шуңа җаннар каралдымы,
Кеше күңеле шуңа китекме?
Ялган эчләрендә яшәү – ялган!
Юк-бар белән вакыт үтәдер.
Шайтан урлар вакыт адәмнәрнең
Башларына, бәлкем, җитәдер.
Рәшә эчләрендә яшәү – рәшә,
Ә без рәшә түгел – чынбарлык!
Әй бер Аллам, безгә рухи көч бир
Ялган зинданыннан чыгарлык.
Зынҗырларны өзәр вакыт инде,
Күңелләрне бәйдән җибәрер...
Көтелмәгән җиңүләргә кадәр
Атлары да тәртә тибәдер.
Тормыш – читлек, ләкин безнең заман –
Читлек эчләрендә читлекләр.
Белеп булмый, кем соң якын дустың...
Битлек өсләрендә битлекләр.
Без, чын, әйе, барбыз һәм яшибез,
Теләмибез генә белергә.
Баш очында болыт, зәп-зәңгәр күк,
Офыклардан кояш күренә.
Асыллар бер, ә фасыллар төрле,
Уйлыйбызмы төптән, тирәннән?
Татлы уйкугыздан уятырга,
Дөнья куласасын кузгатырга
Кешелеккә шигырь җибәрәм!
Үз юлыңа кайт син, и адәм!

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев