Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чорыбызның бөегенә

Минем сүзем – Сиңа хак-бәянең Киләчәктән бары алхәбәре. Минем хисем – сүз кодрәтең танып Табынуның бары беркадәре.

Чын шагыйрь, Иман биеклегеннән торып,

дәверләр аръягына сүз йомгагын чөя алган икән,

аны дәвер ызаннарында кузы калган учак

көле арасыннан Вакыт кайтып күтәреп

ала да Мәңгелек бишегенә сала.

Марсель Галиев. «Шигърият рухы»

 

Минем сүзем – Сиңа хак-бәянең

Киләчәктән бары алхәбәре.

Минем хисем – сүз кодрәтең танып

Табынуның бары беркадәре.

Синең сүзең – балбаллардан башлап,

Хак иманга кадәр китергән юл.

Синең хисең – Чатыр тауның җилен

Бөек симфония иттергән кыл.

Шам кылычтай сизгер тынлы ул кыл –

Мәнсез сүзне телә орынмыйча…

Үчлеләрне үчектерә килдең,

Фикерсездән зекер соранмыйча.

Таш атканга, аш та, таш та түгел,

Каләм белән бәрдең, сын катарлык.

Син бер адым алдан әйтәсең гел –

Әүлиялек көчең шаккатарлык.

«Атилланың горур оныклары –

Татарларым», диеп язган каләм,

Тел рухына Милләт рухын баглап,

Килер буыннарга илтә сәлам.

Саф «Догалы еллар» аятеннән

Күпме бөекләрнең рухы шаттыр.

Башкаларны күккә чөя-чөя,

Үзең онытылдың, дию хактыр.

Синең исем чорлар аша калкыр,

Сүз-сүрәңнән балкыр милләт йөзе.

Синең сүзең – гасырларны кичеп,

Көчен җуймас Пәйгамбәрләр сүзе.

 

"КУ" 08, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев