Чит калада (шигъри эссе)

Чит калада йөреп ятам:

Урамнар – матур, иркен.

Тик... беркемне белмим монда,

Мине дә белми беркем.

Таныш юк, иптәш юк, дус юк,

Дошман да юк – күңелсез:

Тормыш монда минем өчен

Давылсыз... Яңгыр-җилсез...

Сагынып көткәне дә – юк,

Юк җанга тиюче дә.

Юк...

Юк тешләр кайраучы да,

Гайбәтләр өюче дә...

Күпме эшем калды... Монда

Бер эш юк ике кулга.

(«Выговор» алырга булган –

Чыкмаска булган юлга...)

Кояшы да башкачарак,

Ае да башкачарак.

Башкачарак... Башкачарак –

Һичнәрсә юк.

Юк һичнәрсә

Стәрлетамакчарак.

Сулар һавасы бүтән бит,

Эчәр сулары бүтән.

Тиздән... тиздән бу калада

Дивана булып бетәм...

Эх! Самолёт таныш миңа

Һавада юллар салган:

Стәрледә аңа –

Аңа! –

Бар куллар болгап калган.

Канатыңа ал, самолёт,

(Калсам – югалам монда).

«Мөһим командировкада

Шигырьләр язып йөргән...» дип,

«Выговор» бирсеннәр әйдә

Стәрлетамагымда...

 

"КУ" 1, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: