Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чишмә юлың

Телсез калган суга йөргән юлың. Чишмә суы челтери улакта...

Телсез калган суга йөргән юлың.
Чишмә суы челтери улакта...
Ялгыз каен тын да алмый тора,
Күләгәсен салып сукмакка.
Үзгәрмәгән... Шул ук сөзәк ярлар,
Шул ук өянкеләр үскән җир!
...Кайда икән, кайда, битләреңнән
Назлап үбә-үбә искән җил?..
Синең күзләр шаян, ә үзләре,
Мәрхәмәтле, изге иделәр.
...Уйлау белән бөтен чалымнарың
Күзалдыма йөзеп килделәр...
Бәхет юрап яну-ашкынулар
Калды бары булып бер хыял.
...Бал исләре килә юкәләрдән –
Чәчәкләрен аның кем җыяр?..
Качкансың да килеп чыгарсың күк,
Көлә-көлә каен артыннан...
Ә мин җебек үсмер егет кебек
Кочакларга сине тартынам...
Сукмак дәшми... Синең эзләреңне,
Кат-кат итеп вакыт каплаган.
Синнән, миннән башка ничә язда,
Күпме карлар эреп акмаган?..
Кайчан гына... Сыешалмый таңга,
Йөргән идек сөю илендә!
...Белгәнемне укып дога кылам,
Менә тагын шушы килүдә...
Күрче, дисәм... Их, син күрмисең шул, –
Былбыл сайрап талда талпына!
...Учларыма кысып йөрәгемне,
Тыңладым мин кошны тын гына...

 

"КУ" 03, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев