Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чишмә

Безне тартты җырга, шигърияткә Шигъри җанлы Шамил Бикчурин.

Иҗади остазым, якташым,

танылган татар язучысы

Шамил Бикчуринга

Күңелемдә дистә еллар буе

Яшеренеп йөри бер җырым.

Ул сулкылдап шакый күңелемне...

Бу җыр синме, Шамил Бикчурин?!

Син җыр кебек олы, моңлы идең,

Син җыр кебек ачык, җилбәгәй...

Синдәйләрне чорлар алып китми,

Синдәйләргә салкын җил бәрмәй.

Җиз чәчеңне җилгә җилфердәтеп

Йөрисеңдер әле урамда.

Озын кулларыңны бутый-бутый

Йөзәсеңдер тормыш-буранда.

Мәҗлесләрдә бас тавышың белән

Тетәсеңдер таныш ария.

Тыңлыйлардыр сине, бердәй тынып,

Татар Мәрьям, урыс Мария.

Бүген сине җыр итәргә телим,

Син сулкылдап җанга дәшәсең.

Әй, яшәсен икән бу дөньяда,

Синдәй фида җаннар яшәсен.

Синдәйләр аз, синдәй киң күңелле

Адәмнәргә кытлык, йа Ходам!..

Кече күңеллелек өлкәсендә

Син бит безнең соңгы могикан.

Ташны бәреп чыккан чишмә кебек,

Күкрәгемне бәреп чык, җырым!

Безне тартты җырга, шигърияткә

Шигъри җанлы Шамил Бикчурин.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев