Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чишебе

Балачак иленнән көзгедә шикелле чагыла кыз бала...

Чишебе,Чишебе –

Балачак бишеге,

Күкләргә дәшүче

Үсмерчак ишеге.

 

Чыр-чулап шул таудан

Чанада төшүләр,

Җилләрдән уздырып,

Чаңгыда очулар.

 

Ул – умырзаялар,

Ул – кәккүк ярсуы,

Ул – каен җиләге...

Чишебе итәге –

Иген-кыр басуы.

 

Хәтфәдәй үләндә –

Балтырган, юалар;

Кояшлы яңгырлар

Коеннар коялар.

 

Ялтырый күкләрдә

Ут-яшен камчысы,

Үсмер кыз иңендә

Биешә тамчысы.

 

Чәченнән йөгерә,

Керфеккә эленә,

Һәм ситсы күлмәктән

Түшләре беленә –

Ояла кыз бала...

 

Чишебе итәге –

Ялтырый күлләвек,

Тамчылар куана;

Күлләвек өстендә

Балачак иленнән

Көзгедә шикелле

Чагыла кыз бала.

 

Кул изи кыз бала,

Сипкелле кыз бала...

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев