Логотип Казан Утлары
Шигърият

Каек

Мин алай ук бик карт түгел әле, Тик тынычлык эзли йөрәгем. Хыялларым бар да алда чакта Ник өзелде болай йөгәнем?.. Бөтенесен, язмыш, син бирәсең, Сорамыймын артык үзеңнән. Кояш күктә көлеп торган чакта Үз күләгәң йөри эзеңнән. Алай ук бик карт та түгелмен күк, Тик пышылдап, маңгай сырларым, Куша кабат искә төшерергә Артта калган яшьлек елларын. Теләгеңә һәрчак ирешерсең, Ни көткәнең җирдә булганда. Сорап сузган кулга охшый каек, Диңгез тыныч – батмый ул анда. Хәлем бетсә, таш күк батачакмын. Төпкә китәр бер көн каек та. Җиңелрәк ташны күтәрүе Су төбендә яткан каектан.  

(Балкарчадан Рафис Корбан тәрҗемәсе)

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев