Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чиксезлек чиге

Чиксезлекнең чиге югын Исбат итәр туган телем!

Чиксезлекнең бармы чиге?

Бу сорауда – галәм биге...

Күзәтәмен, күккә карап,

Йолдызларның сүнгән юлын.

Кемнәр миңа әйтә ала

Бу галәмнең туган елын?!

Кемнәр белә галәм серен,

Чиксезлекнең чиге бармы?!.

Уйлар сыймый чынбарлыкка,

Әллә бу җир җанга тармы?

Чикләүләр күп бу тормышта,

Ярсый күңел, ничек түзим?!

Чиксезлектән чикләр түгел,

Мин яшәүгә мәгънә эзлим...

Чиксезлеккә омтылганда

Мәңге яшәр туган телем.

Күз алдында, оялмыйча,

Кискәлиләр телем-телем.

Туган телдә дәрес өчен

Сәгать санар көннәр җитте.

«Үз телеңдә имтихан да

Тиеш түгел... Бозма чикне!»

Оча уйлар аткан уктай,

Бәрелерме соңгы чиккә?!.

Әллә инде, хәлдән таеп,

Убылырмы төпсезлеккә?

...Төнге галәм эри таңда,

Соңгы йолдыз килә батып...

Чикләнгән шул һәрбер гомер,

Чиксезлекнең чиге Вакыт!

Алсу шәфәкъ нуры булып

Бер көн килер... туктар каным.

Вакыт чиген ватам, диеп,

Тыпырчына газиз җаным...

...Узар еллар,

Вакыт чиген

Бәреп чыгар газиз телем!..

Очар сүзләр, йолдыз булып,

Бизәп торыр галәм түрен.

Чиксезлекнең чиге югын

Исбат итәр туган телем!

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев