Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чиккән сөлге

Тоныкланмас җете бизәкләре, Ул – халкымның күңел өлгесе.

Кулларыма алам әниемнең

Бирнә итеп чиккән сөлгесен.

Ак җирлеккә гөлләр кушып сипкән

Хисләренең аллы-гөллесен.

 

Бәйрәмнәрдә затлы бизәк булып

Балкыган ул өйнең түрендә.

Көрәшкәндә, көч-дәрт биреп торган

Мәйданнарда әткәм билендә.

 

Чиккән сөлге икмәк-тозлы булган

Яшь киленне каршы алганда.

Гаилә ядкаренә әйләнгән ул,

Сандыкларга төреп салганда.

 

Кызыл башлы, чуптар-чүпләмле шул,

Чиккән сөлге – вәгъдә билгесе.

Тоныкланмас җете бизәкләре,

Ул – халкымның күңел өлгесе.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев