Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чемер-чемер килә хәтер...

Вакытыбыз тамчылары. Җыерчыклар уяр өчен Әзер аның камчылары.

Чемер-чемер килә хәтер,

Уйлар хәзер башка төстә.

Күңелдәге борчуларга

Вакыт китә утын өстәп.

Мизгелләрне югалтканда,

Алмаш булып кала хисләр.

Таң арты таң узып китә,

Узыш алып бара кичләр.
Агып китә, диңгез булып
,

Вакытыбыз тамчылары.

Җыерчыклар уяр өчен

Әзер аның камчылары.

Тик шулвакыт дәва да ул,

Яраларга дару да ул.

Өметләрен өзгәннәргә

Бер таяныч табу да ул.

Мөмкинлекләр ташкыны да,

Өр-яңадан башлар өчен.

Зөбәрҗәткә әйләнерлек

Гади генә ташлар өчен.
Хыялларны җитәкләүче,

Җилкәләргә куеп канат.

Бик кадерле һәр минуты,

Тик кайтарып булмый кабат.
 

 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев