Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чеховка кайту яки Ротшильд эскрипкәсе

...Бер кинәндек халык арасында – Азык эзләп йөрдек язарга!..

Алдан хәбәр биреп тормый гына,

Кайттым әле Антон Чеховка:

Җылы эзләп, гәптәш эзләп кайттым,

Чит учакка кайттым – чит утка!

Таганрогның бер тар тыкрыгында

Без йөрибез икәү гәпләшеп...

Әллә колак ялгыш ишеттеме –

Кемдер әйтте сыман: «Чәпләшке!»

Татарлыгым йөземә чыккандыр шул:

Шулай диюләре ихтимал.

Аннары бит... Чехов заманасы...

Каян килсен безгә ихтирам?!

Әле... СССРны узасы бар,

«Гололобый» булып ничә ел...

Без һаман да бөек халык түгел,

Шул ук «кече туган» – кичәге...

Азатлыкның әле исе дә юк,

Күренгәне дә юк ирекнең...

(Әкрен генә күтәрелгән чагы

Дәрәҗәсе чәшке бүрекнең!)

...Нинди хикмәт белән килеп чыктык

«Чехов базары»на – Казанга...

...Бер кинәндек халык арасында –

Азык эзләп йөрдек язарга!...

Кайсылары сыер теле ала,

Кемдер ала чучка колагы...

...Ишетелде шулчак бер кырыйда

Ротшильд эскрипкәсе1 елавы.

1 Ротшильд эскрипкәсе – А.П.Чеховның шул исемдәге хикәясенә ишарә. (Автор искәрмәсе.)

 

"КУ" 08, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев