Чегән кызы

Чегән кызы килде, баштанаяк

Чуар сәләмәгә төренгән,

Гүя моннан биш йөз еллар элек

Торган халык кабат терелгән.

«Сөйләп бирәм, – ди ул, – язмышыңны

– Ни күргәнсең, ниләр көткәнен...»

Белми, мескен, нигә үз язмышы

Фәкыйрьлектә болай йөрткәнен.

Алдан күрә белсәң, түбәнләнеп,

Тиңнәреңнән булмас идең ким,

Ялган ирек тозагыннан арынып,

Яңа юлга чыгар идең син.

Миңа калса, минем үткәннәрем

Бөек Октябрьдан башлана,

Киләчәгем исә ачык, якты,

Беләм аны синнән башка да.

Багучы кыз тәмам өмет өзде,

Сизде бугай табыш булмасын,

Очлайтты да иренен, китә-китә:

– Игез тапсын, – диде, – юлдашың.

– Тукта, менә бусы мин дигәнчә,

Рәхмәт төшсен яхшы сүзеңә,

Сиңа булсын, мә, ал, сөенчене

Алдан биреп куям үзеңә.

«Совет әдәбияты». 1953 ел,10нчы сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: