Чәчәкләр булсын иде...

Нинди күңелле шөгыль –
Мөнәсәбәтләр уйлап чыгару.
Карашлар,
Кул хәрәкәтләре.
Бирелмәгән сорауларга
Көтелмәгән җаваплар табу.
Кайда да булса кафеда
Яки берәр һәйкәл янында
Очрашуны күзаллау.
Чәчәкләр белән...
Яки... мәҗбүри түгел.
Уйлап чыгару
Наз һәм дәртне.
Хәтта көнчелек һәм чыгырдан чыгуны...
Ә аннан – үкенүне...
...Нинди моңсу шөгыль –
Булмаган һәм булмаячак
Мөнәсәбәтләрне уйлап чыгару...
"КУ" 02,2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз