Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чәчемне яңадан үр әле

Үр әле чәчемне яңадан, гомергә сүтелмәс иттереп...

Чәчемне яңадан үр әле,

сүтелде ярсулы җилләрдә.

Кайтыр дип әйләнеп киредән,

минут та яныңнан җибәрмә.

Чәчемне яңадан үр әле,

тузгыды койганда яңгырлар.
Тын алмый тыңлачы бер генә,

сиңа дип аталган сүзем бар.

Чәчемне яңадан үр әле,

чыланган һәрберсен киптереп...

Үр әле чәчемне яңадан,

гомергә сүтелмәс иттереп...
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев