Чакырма...

– Кайт, – дисең...

– Кайт, – дисең, – үткәнгә!

Авырдыр кайтуны көткәнгә…

Юк инде, юл инде өзелгән,

Кул изим гомерем көзеннән.

Үткәннәр үткәндә икән шул,

Үткәннәр үткәннәр икән шул!

Язларда ачылган бөреләр

Гөл булып саргаеп

кипкәннәр икән шул.

Килми лә

Кайтасым үткәнгә!

Юк рәнҗү, юк нәни үпкәм дә.

Үткәннәр калганнар үткәндә,

Ямансу гомерләр үткәнгә.

Яшәлгән, яшьнәлгән, янылган,

Эзләнгән, нәрсәдер табылган…

Яшәмим үткәннәр белән мин,

Бүгенге көнемә табынам.

Чакырма, кадерлем, үткәнгә,

Сөюләр яңармас күңелдә…

Наз булып, сагышлы яз булып

Яшә син үткәнем түрендә.

 

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: