Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чакрым белән түгел, вакыт белән...

Тизлекләрдән җан ялыккан заман...

Чакрым белән түгел, вакыт белән

Үлчәнәләр хәзер аралар.

Бер сәгатьтән кайтып җитәм, диеп,

Йөз чакрымнан хәбәр салалар.

Бер белән йөз – җир белән күк иде

Кайчан гына әле, кайчан гына.

Атлар корыч, кошлар көмеш бүген,

Тизлекләрдән мәгәр аң чагыла.      

Бер белән йөз шундый якын инде...

Ераклаша күздән күзләр генә.

Кәрәз-чытырманда адашкандай,

Колакларны ярып бәргәләнә

Күзгә карап әйтер сүзләр генә...

Һәм... йөрәккә җитми өзеләләр,

Тезеләләр кыска гудок булып...

Тизлекләрдән җан ялыккан заман,

Кошлар – көмеш, юллар – асфальт,

Атлар – корыч... 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев