Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чагыласы булсаң, ни сакланма...

Яраларны ялый-ямый, Яшәешкә ныграк ягыласың...

Чагыласы булсаң, ни сакланма,

Чагыласың икән...

Чага еланнар да...

Хәтта кычытканнар да...

Абынасы булсаң, ни сакланма,

Абынасың икән...

Такыр яланда да...

Үлән-саламга да...
Алган яралар да, ни тырышма,

Яңалардан

Ярлыкамый икән:

Кат-кат  чагыласың,

Кат-кат  абынасың...

Яраларны ялый-ямый,

Яшәешкә ныграк ягыласың...
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев