Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бурычка баттык без, бурычка...

Яшәргә бирелгән гомер дә Нибары бурычка шикелле.

Бурычка баттык без, бурычка,

Яшибез бит коллар шикелле.

Нигәдер күбебез дөньяда

Аяклар һәм куллар шикелле.

Туктаусыз уйлаган баш кебек

Хис итә үзләрен кемнәрдер.

Андыйлар күпме соң бу җирдә? –

Йөзләгән, меңләгән меңнәрдер.

Авыз да, корсак та без түгел,

Йомшакка күнеккән арт сан да.

Чабабыз, уйлыйбыз, эшлибез... –

Шул халәт: торсаң да, ятсаң да.

Кояшны күрергә вакыт юк,

Зәңгәр күк югыйсә якында.
Ни җитми, диярсез, ни кирәк

Бу җирдә яшәгән акынга?

Җитми бит, кесәдә чылтырый

Вак кына, сак кына тиеннәр.

Түбәнгә караган карашлар...

Ят сүзләр пышылдый иреннәр.

Без уйда, без гамьдә һәрвакыт,

Туктаусыз көрәштә, хезмәттә.

Бу дөнья кигезгән камытка,

Тагарак ярыкка түзмәктә.

Уйласаң, уйлардан баш китәр –

Без гүя йомычка шикелле.

Яшәргә бирелгән гомер дә

Нибары бурычка шикелле. 

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Яшь акын Ленар Шәехка ни җитми? (Пародия)Ни җитми, диярсез, ни кирәкБу җирдә яшәгән акынга?Җитми бит, кесәдә чылтырыйВак кына, сак кына тиеннәр. (“...” Ленар Шәех)Ни җитми, диярсез, ни кирәкБурычка яшәгән акынга?Кесәдә чылтырый тиеннәр,Ни диим, дуласа, хатынга?Эшли баш, эшли тел, кул, аяк... Коллыкка бер килеп капсаңмы...Эшләтми булмастыр, ахрысы,Корсакны, ал санны, арт санны.Көн дими, төн дими, гел эштә... Мин соң кем: колымы, иреме?Өтәли караган карашы, Ят сүзләр сүгенә ирене.Муенда- йөк аты камыты,Алдымда- тагарак ярыгы...Кайчакта баш күчкән шикелле...Ахрысы, мин корбан сарыгы...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ленар әфәнде! Шигырегез тетрәндерде! Канатлы сүзләр:"Яшәргә бирелгән гомерләр нибары бурычка шикелле".