Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бурычлымын

Папиросым мактар идем сине, Тәмәкене мактау килешми.

И аракым, җаным, синнән башка

Көнем кара, төнем күңелсез.

Ә.Атнабаев

Янма, йөрәк, ян тәмәке, имеш!

Малай чактан тарта башладым.

Бүтән бер дә тартмаячакмын дип,

Ничә тапкыр сине ташладым.

Тик син генә ташламадың мине:

Калдырганда дуслар ялгызым,

Нахак сүзләр талаганда җанны,

Папиросым, сине кабыздым.

Гаиләм имин. Шуның өчен дә мин

Синең алда ифрат бурычлы.

Савыт-саба шалтыраган чакта,

Сүзләр яуса тозлы-борычлы,
Мин тиз генә чыгып китеп тышка,

Папиросым, сине көйрәттем.

Гаиләбезне сугар яшеннәрне

Яшерергә син бит өйрәттең.

Папиросым мактар идем сине,

Тәмәкене мактау килешми.

Тышта үтте, синең белән үтте

Гомеремнең байтак өлеше.

Бичә белән тату яшәдек.

Ә яшеннәр... җанда яшьнәде...

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash
 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев