Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бурыч һәм бер уч

Мин бу җирдән күпме язлар алдым Күпме назлар алдым мәхәббәттән.

Мин бу җирдән күпме язлар алдым

Күпме назлар алдым мәхәббәттән.

Җәйләреннән күпме җылы алдым,

Сагышларым Иделләргә салдым.
Күпме серләремне сыйдырды ай,

Давылларда күпме ярсуларым!

Күкрәүләрем күкрәгемә сыймый,

Ташкын иттем күпме кар суларын...

Яфрак-йөрәкләрнең өсләренә

Басып йөрдем сары көзләрдә лә.

Күпме нурлар, җылы елмаюлар

Өзеп алдым ачык йөзләрдән дә.

Җылыттылар мине, өшеттеләр,

Яраттылар мине, тараттылар...

Йолдызлы күк дигән мәңгелекнең

Күзләренә хәтта караттылар.

Мин бу җирдән шулкадәр күп алдым, –

Бурычлы мин җиргә, зур бурычлы.

Ә калдырып китәм куенымдагы

Туган туфрагымнан тик бер учны...

Җирнең ярасына сипсәгез лә...

Бурычымны гафу итсәгез лә... 

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    менә ичмасам шигърият! Нәҗибә апа гына шулай әйтә ала. Бөеклекне гади итеп, әмма үткәзеп!