Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Буран дулый. Ә күңелдә – Мәхәббәт өермәсе...»

Яннарыңа очып кына Их, бер кайтып киләсе!..

Буран дулый. Ә күңелдә –

Мәхәббәт өермәсе.

Яннарыңа очып кына

Их, бер кайтып киләсе!..

Кар булып, димим, буранны

Җитез акбүз ат итеп,

Иярлисе дә яныңа

Кайтасы иде җилеп.

Уралып каласы иде

Кайнар сулышларыңа...

Син генә йөрәк түремдә,

Исемең – тел очларымда.

Орчыгы зыр-зыр... Табигать

Ак кардан җепме эрли?

Буран дулый. Ә күңелдә

Хисләрем тынгы бирми.

Уемда уйчан карашың,

Тылсымлы сурәт кенәң... –

Ак бураннар уртасында

Сагынудан ярсып тибә

Моң тулы йөрәк кенәм.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев