Логотип Казан Утлары
Шигърият

Булгандыр инде

Булгандыр инде... Бар да булгандыр, Сиксәнне үткән озын гомердә...

Булгандыр инде...

Бар да булгандыр,

Сиксәнне үткән озын гомердә

Фани дөньяда яшәү шулайдыр –

Хатадан хали түгел берең дә.

 

Булгандыр инде гөнаһларың да,

Белеп кылганы, белми кылганы.

Яшәү – көрәш шул, шул ике нәрсә

Шул тарткалашу тота дөньяны.

 

Булгандыр инде, бар да булгандыр,

Көрәш алгандыр йөрәкнең көчен.

Булганнар өчен, кылганнар өчен

Аллаһы үзе берүк кичерсен.

 

Ул шәфкатьле бит, мәрхәмәтле бит,

Шуңа ышанып өмет итәбез.

Олыгайган көндә тәүбәгә килеп,

Иманлы булып җирдән китәбез.

 

 

"КУ" 9, 2020

Фото: vk.com

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев