Бүләк

Бу сандугач моңы һич туйдырмый, Сайраса да көн дә бер көйгә; Валлаһым да, манып чык суына, Иртән иртүк сөенечле хәбәр Җиткерәсе килә һәркемгә. Чылтыратып көмеш кыңгыраулар, Туй аты күк чапкан чишмәләрнең Уч тутырып суын бер капсаң, Валлаһ, терек суын уртлагандай, Кочар яшьлек сине кабаттан. Ә чәчәкләр һаман сылу ласа, Һаман һуш китмәле исләре; Күзләреңә баккан бу матурны Өзәрләргә, валлаһ, беркем кыймас, Юк, табылмас андый исәре. …Сандугачым, чәчкәм, чишмәм, – Ходам Бүләк иткән җанлы җәүһәрләр; Мәнсез бәндә тик берсенә шуның Карасамы әгәр йөз чытып, ул, Җирне түгел, үзен җәберләр. **************************** Авторның башка шигырьләре белән "Казан утлары" журналының июль санын укып таныша аласыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: