Логотип Казан Утлары
Шигърият

Булачак!

Минем халкым сәйяр җанлы булган Элеккедән, борын-борыннан.

Минем халкым сәйяр җанлы булган

Элеккедән, борын-борыннан.

Сәфәр чыккан ерак кыйтгаларга,

Аң-мәгърифәт, гыйлем юлыннан.

Минем халкым галим җанлы булган:

Тамырларын барлап тирәннән,

Нәсел агачына боҗра өстәп,

Төрки шәҗәрәсен өйрәнгән.

Минем халкым тәкъва җанлы булган:

Биштәренә Коръән төйнәгән.

Хәттатлары кулдан күчереп язган,

Хафизлары яттан көйләгән.

Минем халкым булган, бар, булачак –

Җирдә эзе мәңге калачак!

Кол Галиләр, Курсавилар әле,

Мәрҗанилар кабат туачак! 

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев