Бүген яки янә тел хакында
Җиз иләктән уздыралар тел хәстәрен – Скрипка кылы кебек тартылабыз. Кем ул анда үз язмышын яза безгә: «Сез сандугач түгел инде, каркылдагыз!»
Җиз иләктән уздыралар тел хәстәрен –
Скрипка кылы кебек тартылабыз.
Кем ул анда үз язмышын яза безгә:
«Сез сандугач түгел инде, каркылдагыз!»
Тел йозагын йә ваталар, йә саталар,
Йә ялт итеп ят ачкычны яраталар.
Тел хастамы, әллә инде без хастамы?
Уйлама син ул хакта дип җан аталар.
Һуштан язган бер һушына килер микән?
Туган телем, тел төпләрең тимер микән?
Сез шашканмы, без шашканмы – шаклар катам,
Шушы көнгә килеп җит тә тилер икән!
Туган телне сатма диләр, сакла диләр.
Берәм-берәм сәхнәләрдән чәчрәп сөйләр.
Кемдер әйтер: тел кайгысымыни, туган,
Заман башка – дер селкенеп тора өйләр...
Тел яшерү чир яшерү түгелмени?
Вакытлыча гына түгел, бу гелмени?
Кемдер әйтер: баш кыйммәтме, тел кыйммәтме –
Кая барсын мескен бәндә, бөгелми ни?!
Сындыралар, калалмагач корыч булып.
Бер уч калсак та хет калыйк борыч булып.
Әчеттереп торыйк гелән, искә төшеп,
Тел яңартыр буыннарга бурыч булып.
«КУ» 11, 2026
Фото: Индира Габдуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев