Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу тормышлар һаман син язганча...

Бу тормышлар һаман син язганча, Адым саен очрый Мокамай. Яктылыкны гына күреп яшәү Җиңелләрдән түгел шул алай.

Синең тормыш авыр әкият булды...
Һ.Такташ

Бу тормышлар һаман син язганча,
Адым саен очрый Мокамай.
Яктылыкны гына күреп яшәү
Җиңелләрдән түгел шул алай.
Балачакның яман гадәтләре
Үсмерчакка килә сагалап.
Ак хыяллар берчак юкка чыга,
Тормыш үзе – ярык тагарак.
Пафос заманасы хөкем сөрә,
Экран аша карау дөньяга.
Кешелекнең изге сыйфатлары
Сирәк җанда гына уяна.

Күзләр тона ялган чынбарлыктан,
Ясалмалык үтә чикләрне.
Ялтыравык тормыш кызыктырып
Харап итә һаман күпләрне.
Такташ абзый! Безнең хәлләр шулай.
Гасыр үткән – берни үзгәрми.
Каләм белән агартучы җанны
Сезләр ни дә монда, безләр ни?
Үкенечле юллар узганнарны
Нигә якын алам тагы да?
Язмышлары йөрәк әрнетүче
Мокамайлар бар шул янымда.

 

З ө һ р ә  Р а м а з а н о в а

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: "Такташ FEST"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев