Бу салкынга күнегүдән куркам...

Бу салкынга күнегүдән куркам,
сүрелүдән куркам сиңа – синсез.
Кырау төшкән иртәләрен кояш
иркәли. Тик
җиле җелекләргә үтә.
Казанда көз!
Үз идек без,
үзәкләргә үтәрлек үз идек бит!
Читләшкәндә, җанны кысып учка,
(сиңа башка күзләр кадерлерәк
күренүдән куркам)
һаман
фасылара халәт әле тышта.
Көздән кышка.
Көннәр төннән кыска.
Күңел тула никтер,
бер дә юктан.
Куркам.
Һәр минутта хәзер, һәр минутта...
Синсезлеккә күнегүдән куркам.
"КУ" 11, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз