Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!

Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?! Хаклык белән нахак көрәше.

Кому на Руси жить хорошо
Н.А.Некрасов

Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Хаклык белән нахак көрәше.
Һәр буынга насыйп үз еллары,
Безгә язган шушы өлеше.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Кайсы милләт алды хөррият?!
Аллаһ биргән телләр киселәләр,
Җәмгыятьтә һаман шул хәят.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Әшнәчелек чәчәк атканда.
Яңа байлар барлык мал-мөлкәтне
Йозак-капкан белән япканда.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Күз буяулар, ялган иң түрдә.
Кимсетелеп, урын табалмыйча,
Дөреслек тә кача гел гүргә.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Намус, иман кемнең уенда?
Иртән торсаң, тагын шул ук дөнья,
Сыкрана җан шайтан туенда.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Кайчан рәхәт булган бу илдә?
Ничә гасыр кан-яшь агып торган,
Алга бармый шуңа әле дә.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев