Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу матурлык – хисләр кайнатырлык...

Табигатьне киндер эчләренә Сыйдырырлык Рәссам бер генә...

Бу матурлык – хисләр кайнатырлык,

Пумалаңны ман да сыз гына,

Бу табигать күзләр, күзәнәкләр аша

Зиһенеңне били, сызыла.

Пикассоны шуннан аңлыйм кебек,

Хисләр кайный, таша, чуала,

Матурлыктан шашып Пикассо да

Кыйпылчыклар йөзен сырлаган.

Табигатьтән сүр катына качып,

Иҗат иткән Сальвадор Дали,

Кабатланмас тере матурлыктан

Ваз кичүгә җиткән ул даһи.

Иҗатларын аңлыйм, димим, белмим,

Әмма керәм рәссам хәленә, –

Табигатьне киндер эчләренә

Сыйдырырлык Рәссам бер генә...

 

"КУ" 11, 2016

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев