Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу гади бер коан, шуны күз алдына китер...

Биредә һәм хәзер мәңге яшәгәндә генә, Мәңгелеккә дәгъва кешелекнең Фәлсәфәсе...

Бу гади бер коан, шуны күз алдына китер:

Ике төпсез упкын арасында чиксез күпер.

Бер җавабы шундый (тик соңгысы түгел):

Упкыннар – Кичә-Иртәгә, ә күпере – Бүген.

Кичәге көн һәм иртәгәсе – ике рәшә яр,

Ике ярны тоташтыручы – бары син бар.

Бүгенге көн – ике арадагы упкын-дәрья.

Шул дәрьяда вакыт ятьмәсендә синең дөньяң...

Упкын-дәрья үзе вакыт ятьмәсендә булса,

Дөньяң – дәрья. Хәзер һәм биредә – Күк сүрәсе.

Биредә һәм хәзер мәңге яшәгәндә генә,

Мәңгелеккә дәгъва кешелекнең Фәлсәфәсе...

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев