Бу дөньяга кеше туу белән...
Аермыйдыр безне тик Җир генә – барыбызга урын бирәдер, Барыбызга тигез бүлә гел.
Бу дөньяга кеше туу белән
ак биләүгә салып төрәләр.
Берәвенә каты кул эләгә,
берәүләрне назлап сөяләр.
Берәүләрне үзе исән чакта,
таптый-таптый, җиргә күмәләр.
Берәүләрне, лаек булмаса да,
ай-кояшка кадәр чөяләр.
Берәүләрне, фәрештәдәй күреп,
үткән саен кулын үбәләр.
Каршы сүз каталмас бер мескенгә
гомер буе гаеп үрәләр.
Кан да, җан да тартмас берәүләрне
туганыдай якын күрәләр.
Бер карында яткан үз туганны,
дошман итеп, читкә тибәләр.
Болай гына, кызык өчен генә
берәүләрне Себер сөрәләр.
Ялгыш абынса да, егылды дип,
бармак төртеп шартлап көләләр.
...Бәгъзе берәү үзе өчен яши,
берәү өчен берәү үләдер.
Аермыйдыр безне тик Җир генә –
барыбызга урын бирәдер,
Барыбызга тигез бүлә гел.
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев