Шигърият
Бу дөньяның үзеңә үз булган почмагына чакыр
Тик... үз-үземнән тәмам арган чакта миңа кайтып егылырга күңелеңнең бер почмагын калдыр...
Бу дөньяның үзеңә үз булган
почмагына чакыр.
Кояшсызлык талчыктырды
һәм... төкәнде сабыр...
Туктап калды күчәрендә
зыр-зыр килгән галәм.
Мин бүгенге көлүемне иртәгәдән
тик әҗәткә алам.
Тәмам ятлык, тик мең катлы
бу җан тота-каба:
нидер эзли, нидер таба
икебезгә таман.
Һаман Сине күргән саен
күбрәк сагынып калам.
Олыгаям. Әллә үз-үземне алдый,
әллә аңлый алам:
меңгә телгән сәгатьләрең,
сәбәпләрең бардыр!..
Тик... үз-үземнән тәмам арган чакта миңа
кайтып егылырга күңелеңнең
бер почмагын калдыр...
"КУ" 09, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев