Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәрәңге кәлҗемәсе

Без үскәндә дөрес иде Тормышның һәр җөмләсе. Безнең ашаган төп ризык – Бәрәңге кәлҗемәсе.

Бу шигырь Татарстанның күренекле табибы

Рөстәм Бакиров белән әңгәмәдән соң язылды.

Без үскәндә дөрес иде

Тормышның һәр җөмләсе.

Безнең ашаган төп ризык –

Бәрәңге кәлҗемәсе.

Шуны ашап үстек бит без

Шагыйрь, галим, талантлар.

Арабыздан чыкты безнең

Президентлар, Атлантлар!..

Кәлҗемә ашап үскәндә,

Тормыш гади, саф иде.

Хәзер тормышның һәр көне

Куркынычлы, сак инде...

...Шуларны уйлап утырдым...

Инде нәрсә диясе –

Хәзер безнең тормыш үзе

Бәрәңге кәлҗемәсе.

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев