Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бөреләр

Бик тиздән җуярмын шикелле Борынгы бабамнар сөйләшен.

– Ә сез кая барасыз?

– Тал песиләренең хәлен белергә.

– Өзеп алып кайтасызмы?

– Өзмибез! Сыйпап, хәлләрен генә беләбез

дә кайтабыз.

Биш һәм утыз биш яшьлек икәүнең сөйләшүеннән. 


Ә сүзләр... Ә сүзләр кирәкми.

Илемә. Бөтенләй. Эндәшмим.

Бик тиздән җуярмын шикелле

Борынгы бабамнар сөйләшен.

Бик тиздән уярмын шикелле

Ташларга кыйгачлап тамгалар.

Һәм безнең бүгенге языкны

Иртәгә оныклар камларлар.

Ә йөзләр... Ә йөзләр кирәкми.

Илемә. Каплыймын. Йөземне.

Һәм көлеп туарам җилләргә

Тамчылап-тамчылап үземне.

Бик тиздән тоярмын шикелле

Кан тәмен... Ирендә – тоз гына...

Һәм сәлам бирерләр чордашлар,

Танымый, һәр читкә, узгынга.

Ә таныш берәүне күрмичә,

Узарлар оялып... хыялын

Хәтергә төшермәс өченгә...

Беткән ул корымга буялып.

...Учымда – йоп-йомшак учлары.

Талларда – йоп-йомшак бөреләр.

Талларда – йоп-йомшак бөреләр.

Тереләр!

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев