Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүре белән куян

Ярдәм сорап улый-улый Тотынды кычкырырга... Әнә-әнә, куян килә Яшел алан буйлатып;

Бүре агай баласына

Азык эзләп чапканда,

Ак-караны аермыйча,

«Һоп!» – эләкте капкынга!

Еландай бәргәләнде ул,

Ятып-аунап карады...

Ничекләр ямыйсы булыр

Аяктагы яраны?

Яра – бер хәл, бу тозактан

Ничек соң ычкынырга?

Ярдәм сорап улый-улый

Тотынды кычкырырга...

Әнә-әнә, куян килә

Яшел алан буйлатып;

Колакларын, кылый күзен,

Тәти койрык уйнатып.

Әмма бу озынколактан

Көтмә икән ярдәмне, –
Бүрегә әйтер сүзен ул

Турыдан гына бәрде:

«Әһә-ә, бүркәч, эләктеңме!

Ә мине күр – баш аек.

Аякларың, көчең белән

Йөргән идең масаеп.

Менә хәзер, үч кайтарып,

Каныңа тоз сибәрмен.

Кирәк булса, кушаяклап

Чыраеңа тибәрмен!»

Бу хурлыклы мәсхәрәгә

Бүреме соң түзәчәк?..

Котылсамы – куянны ул

Чәйнәп кенә өзәчәк!

Бүре өзеп ычкындырды

Тозактагы аягын.

Куян абайламый калды

Кая качып таярын...
 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев