Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүре баласы (баллада)

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен бүре хәзер белер иде дә... ...Өзәр булып тимер чылбырларын әрнүеннән ярсып, эт өрә...

1

Кышкы төннең зәһәр салкыннары.Ап-ак кына урман юллары.

Ишетелде урман эчләрендә бүре баласының улавы.

Ул адашкан иде урманында, кайтыр юлын мең кат эзләде.

Кар өстендә серле юллар булып сызылып калды бүре эзләре.

Үз юлларын йолдызларга карап, айга карап таба юлсызлар.

Ләкин бүген бар да тып-тын иде, сүз дәшмиләр иде йолдызлар. Бик еракта әнә авыл балкый, йортларында кояш-ут яна.

Барыр иде – бара алмый гына, бүре булып тугач дөньяга.

Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң, бүре телен белми авыллар... Туңар инде. Яз җитүгә, аны кар астыннан табып алырлар.

2

Туңып барган бүре баласында алсу гына өмет яктырды –

карт бүреләр сүзен хәтерләде: «Ул кешеләр гаҗәп акыллы...

Кеше халкы юллар сала белә, урманны да алар булдырган.

Ә ул урман хәзер әнә күпме җан иясе өчен йорт булган».

Шулай булгач, кеше аңлар мине, ишетмәгән чакта бүреләр.

Ризык бирер, яраларны бәйләр, кешеләрне бөек зат, диләр.

Бүре килде авыл кырыена, талчыгулы иде бу төне.

Утлар яна кайбер йортларында – аны көтүләре түгелме?

Бүре керде авыл урамына, ул кергәнне беркем күрмәде.

Бераз гына ашап җылынырга тели иде бүре йөрәге.

3

Йөрде бүре авыл урамында, очрамасмы диеп берәрсе...

Бик тә килде бүре баласының кеше дигән затны күрәсе.

Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем... Соң шул инде, сине күрделәр. Нәфрәт уты иде йөзләрендә – әллә кеше, әллә... бүреләр.

«Бүре килгән, әнә, бүре килгән! Сак булыгыз, зыян итмәсен!»

Һәм берәве бик сакланып кына тартты кинәт мылтык тәтесен.

Ап-ак карлар төште агачлардан, кошлар очты ярып һаваны.

Кар өстендә нәни бүре ята, бүре ята... Башы яралы.

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен бүре хәзер белер иде дә... ...Өзәр булып тимер чылбырларын әрнүеннән ярсып, эт өрә...
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия баллада

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев